Диплом тапшырылды

2018 елның 8 декабре, шимбә

П.А.Карпов исемендәге кадетлар мәктәп-интернатының 11 класс укучысы Наил Алеев “Ел лицейчысы – 2018” республика спартакиадасы җиңүчесе дипломы белән бүләкләнде.

Ул “Сафта – төз, сугышта – көчле” номинациясендә иң яхшы дип табылды. Конкурсантка, дипломнан тыш, медаль һәм кыйммәтле бүләк – плазмалы телевизор тапшырылды.
Бәйге кысаларында конкурсантлар үзләренең белем дәрәҗәсен, эрудициясен, спорт осталыгын һәм башка сыйфатларын күрсәттеләр. Безнең район вәкиле аеруча сафта йөрүдә үзен таныта алды. Шунысын әйтергә кирәк, кадетлар мәктәбе укучылары Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендәге һөнәри әзерлек бүлеге хезмәткәрләре оештырган бу конкурста инде өченче ел рәттән призлы урыннарга лаек булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International