Кузнечиха тарихын сөйләде

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Кузнечиха урта мәктәбенең җиденче класс укучысы Ләйсән Нуруллина “Борынгы Биләрдәге яшьлек” республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүче булды.
Алексеевск районының Биләр урта мәктәбе базасында уздырылган конференциядә тарих укытучысы Лариса Пашина да катнашты. Ул “Колбецкийларның дворян нәселе” проект-тикшеренү эшләре җитәкчесе, конференциядә Ләйсән әлеге проект белән (“Минем Ватаным биредән башлана” секциясе) таныштырып үтте. Кузнечиха авылы җирләренең хуҗасы булган Колбецкийлар гаиләсе турында да сөйләде.
Ә инде Лариса Владимировна укытучылар һәм өстәмә белем бирү педагоглары секциясендә тикшеренү эшләрен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Моның өчен аңа конференциядә катнашучы сертификаты һәм кызыксындыру призы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International