Берәүләр бәхетне акчада яки чит ил машинасы сатып алуда күрсә, Полянкада яшәүче Ганичевлар гаиләсе балалары белән бәхетле.
Дүрт малай һәм бер кыз үстергән Еленаны күпләргә үрнәк итеп китерергә мөмкин.
Ольга Стрелова
Моннан егерме ел элек, туй көнендә, Елена биш бала анасы булырмын, дип уена да китермәгәндер әле.
– Дөресен әйткәндә, моның кадәр бала үстерү турында уйлап та карамадым, – дип елмая ул. – Әмма бер сабый янына икенчесен алып кайтачагымны белеп тордым.
Елена белән Владимир студент чагында, Тольятти шәһәрендә яшәгәндә гаилә корган. Уллары – Никита белән Костя шушы шәһәрдә дөньяга аваз салганнар.
Балалары тугач та, яшь гаилә үз хуҗалыкларын булдырып авылда яшәү, мал-туар асрау, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерү турында хыялланган.
– Ике улыбызны кече яшьтән эшкә өйрәтеп үстерәсе килде, – ди Елена. – Шуңа күрә шәһәрдән авылга күченеп кайттык. Балалар хезмәтнең кадерен белергә тиеш. Авыл тормышы күп нәрсәләргә өйрәтә. Биредә туйганчы уйнарга, йөгерергә мөмкинлекләр җитәрлек. Мал-туар арасында кайнашуның да файдасы зур. Гомумән, бала кечкенәдән авыл хезмәтенә өйрәнеп үсәргә тиеш.
Ганичевлар гаиләсе башта сигез ел Өчкүлдә яшәгән, аннары Полянкага барып төпләнгәннәр. Биредә Сережа, Миша һәм Маша туган.
Елена Тольятти педагогия институтының француз теле бүлеген тәмамлаган. Тик менә Өчкүлдә, беркадәр әзерлек үткәннән соң, химия, биология фәннәреннән укытырга туры килгән. Дүртенче баласы тугач җирле чиркәү каршындагы якшәмбе мәктәбендә эшләгән.
Һәр бала – шәхес, һәр бала аерым игътибар таләп итә. Еленаның сүзләренә караганда, олы уллары Никита тыныч һәм сабыр булуы белән аерылып торган. Ә менә Костя – тере һәм чая, гел хәрәкәттә, бер дә тик торганы юк. Никита мәктәптә тырышып укыган, төрле дәрәҗәдәге конкурс, олимпиадаларда бик теләп катнашкан. Унынчы классны вакытыннан алданрак, ягъни экстерн рәвештә тәмамлаган.
– Укуга бөтен күңелен бирде, – дип сөйли Елена. – Өстәвенә, ул бит класстагы бердәнбер укучы да иде әле. Үзенә генә күңелсез булмасын өчен, җәй буе унынчы класс программасын тырышып үтте һәм аны унберенче класска алдылар.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Никита Мәскәүдәге Изге Тихон гуманитар университетына кергән. Укуын әле дә булса дәвам итә һәм инде икенче югары белемне ала. Шунысын да әйтергә кирәк, аның хатыны Анастасия дә әлеге уку йортында укыган. Быел аларның Тихон исемле уллары туган. Шулай булгач, хәзер инде Еленаны тулы хокуклы дәү әни, дип атарга да мөмкин. Костя Ульяновскидагы дәүләт техника университетында укый. Ул да өйләнгән. Икенче класстагы Сережаны әнисе Рус классик мәктәп программасы буенча өйдә укыта.
– Әлеге классик мәктәп барлыгы турында күптән түгел генә белдем, – ди Елена. – Улыма өй шартларында белем бирү турында уку елы тәмамланып килгәндә генә уйлана башладым. Сережа тырышты, әмма укыйсы килмәде. Ә аннары нишләргә тиеш иде? Шуннан соң мин аны өйдә укыта башладым.
Җәй дәвамында алар классик мәктәпнең беренче класслар өчен каралган программасын тулысынча үзләштергән, тапкырлау таблицасын өйрәнгәннәр. Сережаны почеркы сизелерлек үзгәргән, телдән күп мәсьәләләрне әйбәт чишәргә өйрәнгән. Укыган текстларның мәгънәсен аңлый, эчтәлеген сөйләп бирә ала.
– Классик мәктәп программасы минем үземә дә бик ошый, – ди ул. – Мәсәлән, улым белән ”Киемнәр” темасын өйрәндек, “Кырда үскән күлмәк турында”гы хикәяне укыдык, әсәр буенча фикер алыштык. Сизеп торам, балага бу гына аз, тема буенча белемен арттыру өстендә эшләргә кирәк. Бөтен гаиләбез белән җыелып шушы темага багышланган видео карадык. Мамыкның кырда ничек үсүе турында, аңардан ничек күлмәк тегүләре турында белдек. Барыбызга да кызык булды...
Сережа һәр ел азагында Полянка мәктәбендә аттестация үтәчәк. Ә менә Миша дүртенче класслар программасы нигезендә шөгыльләнә. Әнисенең әйтүенә караганда, мәҗбүриләп укытуның кирәге юк. Абыйсына карап, ул да аннан калышмаска тырыша.
Узган ел Ганичевлар гаиләсен шатландырып күптән көткән кызлары Маша туган.
Ганичевларга Полянка авылы бик ошый. Идел елгасы якын булганлыктан, климат та бик йомшак, янәшәдә генә нарат урманы үсә. Бу сулыш органнары системасына әйбәт тәэсир итә, балалар сирәк авырыйлар.
Сүз дә юк, шул кадәр баланы үстерү һәм аякка бастыру өчен күпме көч һәм сабырлык кирәк. Барысы да акчага кайтып калган заманда аеруча да авыр. Әмма Ганичевлар төшенкелеккә бирелә торган кешеләр түгел. Гаилә башлыгы Владимир, мәсәлән, Феодор Болгарский хәйрия фонды директоры. Өйдә дә, төп эшендә дә барысына өлгерә. Бакчада күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, биш кәҗә асрыйлар. Хуҗабикә кәҗә сөтеннән адыгей сыры, эремчек һәм каймак ясый. Тавыклары гына да егермедән артып китә, шуңа күрә йомыркага һәм диетик тавык итенә беркайчан аптырамыйлар.
Елена берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр үстерергә, бәйләргә һәм тегәргә ярата. Социаль челтәрдәге “Инстаграм”да “Күп балалы ана көндәлеге” блогын алып бара. Күп санлы укучылар белән теге яки бу темага фикерләре белән уртаклашалар, бер-берләренә файдалы киңәшләрен бирәләр, рецептлар өйрәнәләр, Интернеттан алынган кызыклы мәгълүматларны укып баралар.
Үзе дә күп балалы гаиләдә үскән Елена тормыш мәшәкатьләренә артык игътибар итмәскә тырыша. Күп нәрсәләргә тыныч күңел белән карый ул, балаларын да тормышта сабыр һәм түземле булырга өйрәтә.
– Еллар үтә барган саен минем өчен иң мөһиме – гаилә булуына ныграк инанам, – ди Елена. Гаилә, тәрбия эше миңа канәгатьләнү хисе бирә. Балалар тәрбияләү җиңел димәс идем, мәшәкатьле, авыр эш ул. Моның шулай икәнлеген әниләрдән дә яхшырак белүче юктыр ул...