Армиягә китә егетләр

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Күркәм гадәт буенча район Мәдәният йортында тантаналы рәвештә Призывник көнен билгеләп үттеләр.
Бу юлы районнан илебез чикләрен сакларга 28 егет китәчәк. Алар армия хезмәтеннән ныгып, чын тормыш мәктәбе үтеп кайтачак.
– Армия һәр ир-ат тормышында мөһим роль уйный, хәрби  хезмәт егетләрне төрле яктан чыныктыра, аларның характерын формалаштыра, ихтыяр көчен ныгыта, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Нугаев. – Мин үзем дә армиядә хезмәт итеп кайттым һәм инде үз тәҗрибәмнән чыгып, армия кешене тормышка әзерләүдә әһәмиятле роль уйный, дип әйтә алам.
Әлки һәм Спас районнары буенча хәрби комиссар Виктор Лаврентьев егетләргә армиядә уңышлы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Үзешчән артистлар Николай Сафонов, Рөстәм Холмирзоев, Дарья Севастьянова, Ольга Лобанова, Варвара Лисюк һәм башкалар алар хөрмәтенә матур җырлар башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International