31 октябрьдә район уставы проекты турындагы карар проектын тикшерү буенча халык тыңлаулары уздырылачак.
Тыңлауларга җирле үзидарә, җәмәгатьчелек, мәгълүмат чаралары вәкилләре, җәмәгать советы әгъзалары чакырылачак. Теләге булган башка кешеләр дә катнаша ала.
Тыңлаулар нәтиҗәләре буенча тиешле тәкъдимнәр исәпкә алыначак, соңыннан алар профильле комиссия утырышында тикшереләчәк.
Тыңлаулар башкарма комитетның утырышлар залында иртәнге сәгать 10 да башлана.
Әлеге документның проекты белән http://spasskiy.tatarstan.ru/ Интернет сайтында танышырга була.