Аккан судай үткән гомерләр...

2018 елның 28 октябре, якшәмбе

Шушы көннәрдә Болгарда яшәүче тыл хезмәтчәне Анастасия Федонинага туксан биш яшь тулды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Анастасия Ивановнаны гомер бәйрәме белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге, район хастаханәсе вәкилләре, туганнары һәм якыннары кайнар котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдылар. Әлбәттә инде, озак еллар армый-талмый эшләгәне, түзем һәм сабыр булганы өчен рәхмәтләр әйтеп корычтай сәламәтлек, җан тынычлыгы, тыныч тормышта яшәвен теләделәр. Анастасия Ивановна үткән гомер юлын искә алып, башыннан кичергән вакыйгалар турында сөйләде.

Шунысы игътибарга лаек, ул михнәтле елларда тормыш йөген башкалар белән бергә җигелеп тартса да, зарланганын беркайчан ишетмәссең.  1923 елда иске шәһәр янындагы Любавский поселогында туган ул. Әти-әнисе гаиләдәге тугыз баланың барысы турында да бертигез дәрәҗәдә кайгырткан.

– Ат, сыер, сарыкларны күп асрадык, – ди ул истәлекләре белән уртаклашып. – Шуңа күрә бер нәрсәгә дә кытлык кичермәдек, кием-салым, ризыкка беркайчан аптырамадык. Чиркәүгә гел яңа киемнәр киеп бара идек!

Кызганыч, мәктәп ерак булу сәбәпле, юньләп укый алмаган. Авыл мәктәбенең дүрт классын гына тәмамлаган. Ә менә эш арбасына бик яшьли җигелгән: әти-әнисенә булышкан, энеләрен һәм сеңелләрен караган.

Сугыш башлангач тормышлары кискен үзгәргән. Хәер, ул вакыттагы авырлыклар бер гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Әтиләре фронтка киткәч, Анастасия әнисенең төп ярдәмчесенә әйләнә. Кече яшьтән ат җигәргә, урак белән ашлык урырга өйрәнгән кыз колхозга эшкә урнаша. Дөрес, колхоздагы хезмәт көннәре өчен күп түләмәсәләр дә, иписез утырганнарын хәтерләми. Сугыш елларында Анастасиягә урман кисәргә, окоп казырга да аз туры килмәгән.

– Безгә көн саен тиешле норма җиткерелде, шуны ничек тә булса үтәргә кирәк иде, – ди Анастасия Ивановна. – Ул елларда салкыннар үзәккә үтте, җирне кувалда һәм чөй белән казыдык...

Сугыш еллары турында ул тыныч күңел белән сөйли алмый. Үткәннәрне искә алуга күзләре яшьләнә. Сугыш тәмамлангач та әле халыкка җиңел булмаган. Дөрес, илдә тыныч тормыш башлангач, барысы да җиңел сулыш алып куя.

– Ирем Алексей Иванович белән илле ел да унике көн иңне-иңгә куеп яшәдек, – ди ул. – Шул елларны кире кайтарасы иде дә бит... Бергәләшеп йорт, каралты-кура төзедек, яшелчә бакчабыз зур иде...

Алар бергәләшеп ике бала тәрбияләп үстергән, ике малайлары кече яшьтә үк вафат булган. Анастасия Ивановна гаиләдәге тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләрне төп эше белән бергә алып барган. Башта балалар бакчасында аш-су пешергән, аннары хастаханәгә күчкән, терапия һәм туберкулез бүлекләрендә егерме биш ел тирәсе санитарка булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач та әле байтак еллар коррекция мәктәбендә хезмәт куйган.

Көндәлек мәшәкатьләре кимеп тормаса да, ул бәйләргә, тегәргә, тәмле пироглар пешерергә, мал-туар карарга, бакчада яшелчә үстерергә дә өлгергән. Әле дә булса кулына көрәк тотып кар көрәргә ярата, йорт эшләренә дә үзе җитешә. Аның тагын бер сыйфаты турында әйтергә кирәк – шаяртырга, мәзәк сөйләргә ярата.

– Уен-көлке – гомерне озайта, – ди Анастасия Ивановна. – Тормыш мәшәкатьләрен оныттыра, күңелгә көч һәм өмет өсти...

Бәлки шуңа күрәдер дә, Анастасия Ивановна беркайчан төшенкелеккә бирелми, кайчан карасаң да күңеле шат, тормышның бихисап ыгы-зыгыларын тыныч күңел белән үткәреп җибәрергә тырыша. Шуның өчен аны балалары, дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бик ярата. Җай чыгу белән килеп, әбиләренең хәлен белешеп китәләр. Беркайчан буш кул белән килгәннәре юк, бергәләшеп тәмле итеп чәй эчәләр, озаклап сөйләшеп утыралар. Хезмәт һәм тыл ветеранының нәселне дәвам итүчеләргә сөйләр сүзе күп. Ул аларны түзем һәм сабыр булырга, кыенлыклардан беркайчан да курыкмаска өйрәтә. Озын, гыйбрәтле тормыш юлы үткән әбиләренең һәр сүзе алар өчен бик кадерле.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International