Акциянең максаты татарча дөрес, хатасыз язу күнекмәләрен үстерү, шулай ук игътибарны татар мәдәниятенә юнәлтү иде.
Спас районының һәрбер мәктәп базасында татарча диктант язу мәйданчыклары эшләде. Бу акциядә 11 5 кеше катнашты (укучылар, укытучылар, ата-аналар, җәмгыятьчелек). Диктант язучылар Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәреннән өзекне яздылар. Диктант бер атна эчендә махсус критерийләр буенча тикшереләчәк һәм бәяләнәчәк. 2018 нче елның 30 нчы ноябренә кадәр һәр катнашучы үз нәтиҗәсен http://diktant.tatar сайтына кереп таныша һәм хәтта сертификат та ала алачак.