Инде хәбәр ителгәнчә, быел Мәшгульлек үзәге белгечләре мәгариф бүлеге белән берлектә “Без бергә” проектын тормышка ашыра.
Проектны Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау бүлеге финанслый. Укучыларга дөрес һөнәр сайларга, киләчәк юлны билгеләгәндә ялгышмаска ярдәм итә торган бу проект алты программага бүленгән. Аларга, мәсәлән, район предприятиеләренә, тармак технологияләре техникумына экскурсияләр оештыру, төрле конкурслар уздыру керә.
Әйтик, проектны тормышка ашырганда алты экскурсия уздырылды. Өлкән классларда укучылар Чистай электр челтәрләренең Спас участогында, янгын сүндерү частендә, Болгар музей-тыюлыгында һәм башка оешмаларда булдылар. Шунысы мөһим, экскурсия барышында укучылар кешеләрнең төрле производство тармакларында ничек эшләгәнен күрделәр, хезмәткәрләр белән сөйләштеләр һәм аралаштылар.
Шулай да укучыларда Казандагы “Кадспейс” һөнәрләр шәһәренә әле узган айда гына оештырылган ике экскурсия аеруча зур кызыксыну уятты. Биредә алар бик күп һөнәрләр белән таныштылар. Берәүләр үзләрен терлекче ролендә сынап карады, икенчеләре умартачы булды, төзүче... Юлда кайтканда укучылар әлеге һөнәрләрнең кайсы күбрәк ошавы турында сөйләшеп кайттылар. Без, Мәшгульлек бүлеге белгечләре, һөнәр сайлаганда балигъ булмаган балаларны вакытлыча эшкә урнаштыруның зур әһәмияткә ия булуына тагын бер кат инандык. Узган җәйдә, мәсәлән, безнең үзәк аша 70 укучы эшкә урнашты һәм әйбәт хезмәт хакы алды. Аеруча Болгардагы 1нче урта, Иске Рәҗәп мәктәпләре, “Регата” техник иҗат станциясе җитәкчеләренә балаларны эшкә урнаштырганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Киләсе елда бу программада районның башка учреждениеләре дә катнашыр, дип ышанабыз.
Һөнәр сайлау проектына районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре дә җәлеп ителде. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында “Ата-аналарның һөнәре балаларны да кызыксындыра” дигән рәсем һәм кул эшләре конкурсы уздырылды. Конкурска мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 28 иҗат эше (рәсемнәр) һәм 16 кул эше кабул итеп алынды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, ә конкурста актив катнашкан коллективларга бүләкләр тапшырылды.
– Мәшгульлек үзәге белгечләре алып бара торган эшләрнең укучыларга дөрес һөнәр сайлауда ярдәм итәчәгенә нык ышанабыз, – ди үзәк директоры Гөлшат Хәсәнова. – Без аларга икътисадның мөһим тармагында аеруча кирәк булган һөнәрләрне сайлауда ярдәм итәргә тырышабыз. Киләчәктә алар үз эшләренең чын осталары булып җитешсеннәр иде.