Хоккейдан кайтканны оныгым Алисә зур түземсезлек белән көтеп тора.
Мин аңа күчтәнәч итеп җанатарларга бирелә торган тутырылган “таякчык”лар алып кайтам. Уен башында ук алам да, берәр җиргә куйсам, югалып калыр кебек тоела.
Равил Гатауллин, Казан.
Алисә елмаеп каршы ала. Хоккейга киткәнне белә, нәрсә алып кайтасымны белә. Аннары өйдә төнге уникегә кадәр икенче хоккей башлана. Энесе Эмиль белән бер-берсен дөмбәсли башлыйлар. Алисә сер бирми: “Дәү әти, телевизордан мин сине хоккейда күрдем”, – дигән була. Бәлки телевизорга эләккән вакытлар да булгандыр.
Әле үткән ел гына “Республика Татарстан” газетасы оештырган күрәзәчеләрнең хоккей конкурсында да җиңеп чыктым. Аның тарихы кызыклы, ышанырга да белмәссең. Руслар газетасы белән күршеләр булганлыктан, конкурска җавапларны кертеп кенә бирә торган идем. Бу юлы да шулай эшләдем. Бүлек мөдире Александр Медведев: “Хет бөтен подъездыгыз белән катнашсагыз да, беркайчан да җиңеп чыга алмассың”, – ди. Саша минем вариант язылган кәгазьләрне алып калды. Мин дә тынычланып чыгып киттем. Алып калды дидем, каядыр тыккан да югалткан. Ул турыда бөтенләй хәтереннән чыккан. Конкурска йомгак ясар вакыт җиткәч, якынча җиңүчеләр исемлеген ачыклап, материалны номерга тапшыра. Өенә кайткач кына, Саша минем хакта исенә төшерә. Яңадан эшенә килә. Актара торгач, югалган хатны да табып ала. Кирәк бит: минем вариант иң төгәле булып чыга. Полосага корректорлар белән төзәтмә кертеп, газетаны яңабаштан тапшырырга туры килә.
Икенче көнне Саша мине баскычтан гаепле кеше сыман каршы алды. “Син мине йөгерттең кичә”, – дип куйды ул. Әйтерсең лә минем гаебем бар анда. Җиңгән өчен “Ак Барс” символикасы белән шарф һәм бейсболка тапшырдылар. Бейсболканы башка кисәм, Алисә: “Дәү әти, бүген хоккей буламы әллә?” – дип аптырата башлый. Аңа күңелле икән, миңа да күңелле.
“Ак Барс”ның Владивосток “Адмирал”ы белән булган соңгы очрашуында тамашачылар арасында узган бәйгедә “Ак Барс” символикасы төшерелгән футболкага ия булдым.
“Ак Барс” иске спорт сараенда уйнаган вакытта миңа шайба җене кагылды. Ул чакта саклагыч сеткалар бары капка артында гына иде. Бөтен җирдә трибуналар ачык диярлек. Һәр уеннан шайбасыз кайтмый идем. Ә менә “Татнефть Арена”да шайбалар меңгә бер генә борт аркылы очып чыга. Тамашачы кулына эләксә дә, “Бозга ыргыт, ыргыт”, – дип, шайбаны ташларга мәҗбүр итәләр. Шундый ырым бар: шайба үзеңдә кала икән, шул ук шайба үз капкаңа керә, дигән сүз. Ырымга да буйсынмыйча булмый. Хоккейда менә шундый хәлләр. Хәзер минем коллекциядә 50гә якын төрле-төрле шайбалар саклана. Үзенә күрә команданың бер тарихы.
Теләгән кешегә команданың фирма кибетендә теләсәң нинди шайба, әллә нинди бейсболкалар, шарфлар, кәшәкәләр бар. Әмма бәяләре генә тешли торган. Иң арзан дигәне дә бер мең сумнан башлана. Бик аласың килсә дә, туктап каласың.
Ә беренче кызыксыну армиядән кайткач башланды. “Рубин” футбол командасының спорт клубы оештырган конкурста катнашып, мин җиңеп чыктым. Ул вакытта футбол тубы белән бүләкләнгән идем. Җиңүчегә төсле телевизор вәгъдә итсәләр дә, бүләкне “кысып” калдылар. Эләксә, зур бүләк буласы икән. Шулай кирәк булгандыр, дип әйттем дә үземне үзем тынычландырдым.