Казан Кремле туристларның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популяр топ-3легенә кергән

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Туристлар Казан Кремленнән ешрак бары тик Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәм Санкт-Петербургның тарихи өлешендә булалар.

Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы туристлар арасында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популярлыгы буенча өченче булып тора. Рейтингны ТурСтат аналитик агентлыгы төзегән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, туристлар барыннан да ешрак Мәскәү Кремлендә һәм Кызыл мәйданда булалар.

Рейтингның икенче баскычында Санкт-Петербургның тарихи өлеше һәм аның һәйкәлләре тора.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популяр бишлегенә Суздаль һәм Владимир, шулай ук Троице-Сергиева Лавр архитектура ансамбле кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International