Әдәби уен уздырылды

2018 елның 12 октябре, җомга

15 октябрьдә, бөек рус шагыйре Михаил Лермонтовның туган көнендә, үзәк китапханәгә П. А. Карпов исемендәге кадет мәктәбенең бишенче класс укучыларын чакырдылар.
“Китапханәдә Лермонтов шигърияты көне” регионара акциясе һәм Рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында аларга “Недаром помнит вся Россия” дип исемләнгән әдәби уенда катнашырга тәкъдим ителде. Булган белемнәрен эшкә җигеп, кадетлар күренекле шагыйрьнең биографиясе һәм иҗатына бәйле биремнәрне башкардылар.
Укучылар әдипнең тормышыннан һәм тарихтан кайбер фактларны искә алдылар, Лермонтовның шигырьләрен укыдылар, кроссвордлар чиштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International