“Хуш киләсең, алтын көз!”

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Куралово авылы мәдәният йортында шулай дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.
Ул Көзгә суд ясау формасында булды. Табигатьнең бу чорын урамнарда яфраклар сибүдә, урамнарны пычратуда, салкын тиеп авыруларны алып килүендә “гаепләделәр”. Тик сәхнәләштергән тамашада катнашучылар тамашачыларны табигатьнең һәр чоры үзенә күрә ямьле булуына ышандыра алдылар.
Милана Корсакова, Полина Халатова, Марина Ярыгина җыелган халыкны үз җырлары белән сөендерде, ә башлангыч класс укучылары күңелле такмаклар башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International