“Нинди җыр бу?”

2018 елның 6 октябре, шимбә

Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр “Нинди җыр бу?” – “Угадай мелодию” конкурсында теләп катнаштылар.
Популяр музыкаль уен “Сугыш чоры җырлары”, “Җырның сүзләрен дәвам ит”, “Тарихтан”, “Кинофильмнардан җырлар” номинацияләре буенча уздырылды.
Конкурста катнашучылар җырларның исемнәрен әйтеп кенә калмыйча, бу җырлардан өзекләр дә башкардылар. Нәтиҗәдә Эльмира Тимерханова җиңүче дип табылды. Ирина Меховникова, Сергей Прокофьев, Софья Черкасова да үзләренең җырларны яхшы белүен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International