Хуҗалыкларда эш дәвам итә

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Соя үстерү белән шөгыльләнә торган хуҗалыкларда бу культураны урып-җыюны төгәлләделәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, сояның тулай җыемы 1600 тонна, уңышы гектарыннан 11,3 центнер тәшкил итә. Җәйнең коры килүен исәпкә алганда, бу шактый әйбәт күрсәткеч.

Көннәр җылы һәм кояшлы торганга күрә, районда ун мең гектардан артык мәйдан биләгән көнбагышны уру да югары темплар белән башкарыла. Бүгенге көнгә ул алты мең гектарда суктырылган. Туфрак эшкәртү дә төгәлләнеп килә: мөһим агрочара инде 50,9 мең гектарда башкарылган, бу исә мәйданнарның 94 процентын тәшкил итә.

Кайбер хуҗалыкларда тагылма инвентарьне ремонтлау һәм кышка сакларга куюга керештеләр. Кыр эшләрендә мәшгуль булмаган техника да тәртипкә китерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International