Узган атна ахырларында, көзге салкыннар сизелә башлау белән, районда торак йортларга җылы бирә башладылар.
“Спас коммуналь челтәрләре” җәмгыятендә бу сезонга ныклап әзерләнгәннәр. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге җәмгыять шәһәрдәге тугыз һәм Никольск авылындагы бер котельныйны берләштерә. Соңгы елларда кунакханә комплексындагы дүрт, Ислам академиясендәге бер һәм Ак мәчеттәге ике котельный да өстәлгән. Аларга 27 слесарь һәм оператор хезмәт күрсәтә.
Хәзерге вакытта котельныйларның барысы да эшли. Димәк, җәйге чорда төзәтү-ремонт эшләрен вакытында башкарып чыкканнар, дип әйтергә тулы нигез бар. Мәсәлән, Пушкин урамындагы кочегаркада өч казанга ремонт ясалган, Пушкин, Пионер һәм Совет урамнарындагы кочегаркалар да тиешле таләпләргә туры килерлек итеп әзерләнгән. Котельный биналарында да ремонт ясалган. Җылыту сезонына әзерлек барышында җылылык трассаларын да тәртипкә китергәннәр. Мәсәлән, Дзержинский урамындагы йортка котельныйдан торба сузылган, Пушкин урамындагы 15нче йортка килә торган трасса тулысынча яңартылган.
Котельныйларны ремонтлауда һәм кышкы сезонга әзерләүдә Малик Избасаров җитәкчелегендәге слесарьлар бригадасын, аерым алганда, Денис Избасаровны, Илназ Нуриев һәм эретеп ябыштыручы Иван Хвороновны билгеләп үтәргә кирәк. Уртак эштән операторлар да читтә калмаган. Слесарьлар Андрей Егоров, Александр Ермолин, Илһам Нуриев, Руслан Идиятуллин күп фатирлы йортларның җылыту системасын юдырткан һәм ремонтлаган, Нагаев, Гордеев, Пушкин, Хирург Шеронов урамнарындагы йортларның җылылык трассасы да кышкы чорга ышанычлы итеп әзерләнгән.