Стритбол – мавыктыргыч уен

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Ульяновск шәһәрендә ярышларда безнең районнан яшүсмерләр һәм юниорлардан, шулай ук 45 яшьтән зуррак булган ир-атлардан торган дүрт команда катнашты.

Турнирның җиңүчеләре булу өчен шулай ук Волгоград, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Уфа, Ульяновск, Сызрань шәһәрләреннән, Мари Эл, Удмуртия республикаларыннан һәм Татарстаннан килгән командалар көч сынашты.
Командалар дүрт төркемгә бүленде. Һәр уен дүрт минут, уналты очко туплаганчыга кадәр дәвам итте. Безнең командалар беренче этапны уңышлы үтте, үз төркемнәрендә беренче һәм икенче урыннарны алдылар. Бу исә аларга чирекфиналда чыгыш ясау мөмкинлеге бирде.
Аеруча безнең ир-егетләр командасын билгеләп үтәргә кирәк. Алар ярымфиналга чыкты һәм киеренке уенда Түбән Новгород спортчыларына дүрт очкога гына оттырды. Кызганыч, өченче урын өчен алар Саранск спортчыларына каршы тора алмадылар һәм дүртенче баскычка төштеләр.
Калган командалар да финалга чыга алмады. Шулай да, нәтиҗәле уен күрсәткән Кирилл Игнатьев, Максим Федоров, Рәсил Закиров, Глеб Тегулев, Илья Аникин, Виталий Байкин, Тимур Трифонов, Дарья Пензина, Анна Шәйхетдинова, Любовь Шиенкова, Анастасия Трофимова, Юрий Кузнецов, Николай Тареев, Валентин Ашмарин һәм Сергей Ивановны билгеләп үтәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International