Конкурска йомгак ясалды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге һәм район ветераннар оешмасы советы белән берлектә үткәргән “Көзнең могҗизалы мизгелләре” фоторәсемнәр конкурсында Болгарда яшәүче Луса Әхмәдышева беренче урынга лаек булды.

Икенче урын Иске Рәҗәптән Равил Шәфигуллинга бирелде, өченче урында – Бураководан Лариса Захарова. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

“Өлкән буын” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган конкурс Өлкәннәр көненә багышланды. Жюри конкурста катнашкан 20 кешенең 39 эшен тикшерде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International