Быел җәй мин бик каты авырып киттем.

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Шунысы начар, бу хәл көтмәгәндә, эчтән бикле фатирымда ялгызым гына булганда килеп чыкты.

Җеп өзәрлек хәлем дә калмады, шуңа күрә ярдәмгә чакыра да, ишекне дә ача алмадым. Шулай да бар көчемне җыеп, кул астына туры килгән әйбер белән ишеккә, стеналарга суга башладым. Шөкер, бу тавышны күршеләрем Любовь Горобец белән Вера Богатырева ишетеп, шунда ук полиция белән ашыгыч ярдәм чакырганнар. Шулай итеп, үз фатирымдагы “тоткынлыктан” исән-имин котыла алдым. 

Безнең хастаханәдән мине Чистайга, реанимациягә җибәрделәр. Юлда мине шәфкать туташы Гүзәл белән машина йөртүче Николай Елагин озатып барды. Алар да миңа бик игътибарлы булдылар, тынычландырырга, юатырга тырыштылар.

Вакыт узгач, хәлем инде әйбәтләнә башлады. Үз аякларым белән йөри, сөйләшә алуыма, тормышка яңадан әйләнеп кайтуыма мин бик шатмын. Күршеләрем Любовь Горобец белән Вера Богатыревага, Сәетовларга игътибарлы булулары, авыр чакларда миңа ярдәм итәргә тырышулары өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Шулай ук мине аякка бастырган медицина хезмәткәрләренә дә рәхмәтем чиксез. Аларның барысына да сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп калам.

Мария ПрошинА, 
педагогия хезмәте ветераны, 
Болгар шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International