Җылыту сезоны башлана

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Район башкарма комитеты җылыту сезонын башлап җибәрү турында карар кабул итте.
Алдагы атнада һава температурасының төшүе һәм һава торышының начар булуы сәбәпле, “Спас коммуналь челтәрләре” җәмгыятенә, җылы бирүдә катнаша торган башка предприятие һәм оешмаларга шушы көннәрдә җылы бирүне башлап җибәрергә кушылган.
Беренче чиратта, җитәкчеләр һәм идарәче оешмалар гаризалары буенча мәгариф, сәламәтлек саклау, балалар учреждениеләре, торак йортларга җылы биреләчәк. Җылы җибәрү чорында торак йортларда һәм социаль-мәдәни объектларда тәүлек әйләнәсендә контроль оештырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International