Видеокамералар күзәтә

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Хәзерге вакытта кешеләр күп җыелган урыннарда тәртипне саклау максаты белән шәһәрнең үзәк урамнарында һәм ял итү паркларында 350гә якын камера куелган.
 Бу “Имин шәһәр” программасын тормышка ашыру кысаларында гамәлгә кертелде. Видеокамералар подъездларга һәм ишек алдына керү урыннарына куелган, онлайн-трансляция челтәрләр аша Спас районы Эчке эшләр бүлегенең видеомониторинг буенча  аппарат-программа комплексына килеп тора. Бу мәгълүматлар архивта җиде көн саклана. 
Быел “Имин йорт” программасы ярдәмендә берничә җинаять эше, шул исәптән “Бристоль”, “Магнит” кибетләрен басу очраклары ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International