Күренекле якташыбызны бәйрәм белән котладылар

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Әнәс аганың 1941 елда башланган педагогик эшчәнлеге безнең район белән аерылгысыз бәйле. Ул башта Сабанча мәктәбендә укыта, аннары Ямбакты мәктәбенә завуч итеп билгелиләр. 1944 елдан 1961 елга кадәр Әҗмәр мәктәбе директоры була. Соңыннан Казандагы мәктәпләрдә эшли.
Атказанган укытучыны якташлары исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина җылы котлады, легендар укытучыга саулык, җан тынычлыгы теләде. Юбилярга район башлыгының Мактау грамотасын да тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International