Балаларга – кагыйдәләр турында

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Игътибар – балалар!” акциясе үткәрә.
Акция кысаларында юлларда балаларның җәрәхәтләнүен кисәтү максаты белән төрле чаралар уздыру күздә тотыла.
Инспекторлар беренче чиратта балаларны ташучы автобус йөртүчеләрне тикшерәчәк. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәреләчәк. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән дә эшләр активлаша, акцияләрдә алар да катнашырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International