Күргәзмә Алма Спасына багышланган

2018 елның 21 августы, сишәмбе

Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының Болгар цивилизациясе музеенда “Алма Спасы – табигатьнең иң матур мәле” дигән темага яңа күргәзмә ачылды.
Ул 19 августта билгеләп үтелә торган дини бәйрәмгә багышланган. Нәкъ менә шул көнне бакчаларда алма уңышын җыя башлыйлар. Бу бәйрәм җәй белән саубуллашуны һәм көзгә керүне символлаштыра. Әлбәттә инде, бу бәйрәмнән мул уңыш көтәләр, киләчәккә зур өметләр багълыйлар.
Күргәзмәгә куелган материаллар да шул хакта сөйли. Монда шулай ук алма, бал, чикләвек кебек табигать хәзинәләре дә куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International