1918 елның 1 июнендә Халык Комиссарлары Советы “РСФСРда архив эшен оештыру һәм үзәкләштерү турында” декрет кабул итә. Илебездәге архив фондының нигезе һәм төп принциплары шушы документ нигезендә раслана да инде. Шуннан бирле күп үзгәрешләр булса да, архивларның бурычы элеккечә кала, аларның җәмгыять тормышындагы ролен бәяләп бетергесез. Бүген районның архив бүлегендә нинди үзгәрешләр күзәтелә, ул нинди тормыш белән яши?
Лидия КОСТРУЛЕВА
Ремонт – кирәкле эш
Шәһәрнең үзәк мәйданындагы зур булмаган бинада урнашкан әлеге учреждение күпләргә таныш. Кешеләр бирегә кайсы да булса фактларны раслату, белешмәләр алу өчен бик еш мөрәҗәгать итәләр. Эшләгән еллар өчен стаж мәсьәләсен ачыклату, югалган документларны торгызу, фәнни язмалар, диплом эшләре әзерләү, туган-тумачаны эзләп табу һәм башка борчыган сораулар белән архивка көн саен киләләр. Шәһәр, авыл, туган ягыбыз тарихына кагылышлы мәгълүматлар эзләп килүчеләр дә юк түгел. Чөнки бары тик биредә генә үзеңне кызыксындырган күп сорауларга җавап табарга була. Шуңа күрә архив материалларының нинди кыйммәткә ия булуын аңлатып торуның кирәге юк.
Бүген архив бүлеге белән Гөлсинә Җиһангирова җитәкчелек итә. Әле икенче елын гына эшләсә дә, ул инде архив эшенең күп кенә үзенчәлекле якларына төшенергә өлгергән. Дөрес, бу вакыт эчендә генә барысын да үзләштереп бетерү мөмкин түгел. Өстәвенә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә ремонт эшләре дә башланып киткән. Сүз дә юк, ремонт барышында шактый кыенлыклар килеп чыккан. Әмма хәзер бүлекне танырлык та түгел, шартлар да тамырдан үзгәргән. Ремонттан соң бина эче тагын да зураеп һәм иркенәеп киткән. Биредә идәнгә плитка җәйгәннәр, су үткәргеч һәм җылыту системасын яңартканнар, канализация үткәрелгән, тәрәзәләр җылытылган. Архив фондларын саклауны тагын да ышанычлырак итү өчен янгынга каршы сигнализация куелган, вентиляция системасы ясалган.
Уйланырлык нәрсәләр күп
– Архивның хәзер кечерәк булса да уку залы бар, – ди Гөлсинә Җиһангәрәй кызы. – Кешеләр еш керәләр, беркайчан бушап торганы юк...
Әйе, үткәннәр белән бәйле булган сорауларга җавап табарга теләүчеләр монда иркенләп утыра ала. Шәһәр, авыл, район тарихы, аерым коллективлар язмышы, кешеләр биографиясенә кагылышлы материаллар архивтагы фондларда саклана. Биредә тарих укытучыларын, туган як тарихын өйрәнүчеләрне дә очратырга була. Әйтик, шушы көннәрдә хуҗалыкларының йөз еллыгын билгеләп үтәргә җыенган кимлылар байтак материалларны өйрәнгән. Ким мәктәбенең тарих укытучысы Нина Романова, Кузнечихадан Лариса Пашина, Болгардан педагогия хезмәте ветераны Клара Морюхова һәм башкалар тарихи темаларга еш мөрәҗәгать итәләр.
Быелгы җәйдә архивка Казан шәһәре мәдәният идарәсенең Рус фольклоры үзәге директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Смирнов булып киткән. Истәлеккә дип Спас һәм Лаеш өязе крестьяннарының ХIХ—ХХ гасырдагы тормышын чагылдырган китап калдырган. Тагын шунысын әйтергә кирәк, китапта Өчкүлнең элеккеге укытучысы Иванов турында да телгә алынган. Заманында бу кеше князь Тенишевның рус крестьяннары тарихы буенча анкета сорауларына җавап биргән булган. Иванов турындагы беркадәр мәгълүматлар архив документларында да табылган.
Архивта мәктәп укучыларын да күрергә була. Үсеп килә торган яшь буын үз халкының үткәнен белергә тиеш, аларны кече яшьтән үк тарих белән кызыксындырырга кирәк. Биредә тарих дәресләре уздыру матур традициягә кереп бара, балаларның борынгы кулъязмалар, фоторәсемнәр һәм китаплар белән ничек танышуын күрсәгез икән... Спас педагогия училищесы турында сөйләүче зур альбомга, мәсәлән, бик күп документлар, хатлар һәм фоторәсемнәр тупланган. Хәтта Надежда Константиновна Крупскаяның 1929 елның 13 гыйнварында язган хаты да саклана. Бу хатта ул училищены үз исеме белән атауга рөхсәт биргән. Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткән студентлар исемлегенә, фронтовик укытучылар фоторәсемнәренә, Чехословакиядәге Левице шәһәрендәге мәктәпнең педагоглар коллективы белән язышкан хатларга игътибар итми мөмкин түгел. Сугыш еллары, район, республика һәм ил тарихына кагылышлы булган мәгълүматлар белән безнең район газетасы төпләмәләреннән дә танышырга була. Район архивында барлыгы 163 фонд бар, аларда 30000гә якын документ саклана.
Архивчы кирәкле эш башкара
Кешеләрдә, учреждение һәм оешмаларда һәрчак зур кызыксыну тудырган һәм кирәк булган шул кадәр документларны кем тырышлыгы белән саклап кала алганнар соң? Кайчандыр бу кәгазьләрнең барысы яңа баштан карап һәм тикшерелеп чыккан, учетка алынган һәм архивларга саклауга куелган. Гомеренең күп елларын архив эшенә багышлаган Тамара Александровна Тихонованы мактап телгә аласы килә. Бөек Ватан сугышында да катнашкан ул. Архив бүлегенә 1953 елда килгән һәм биредә утыз ел буе өзлексез эшләгән. Шәһәрне яңа урынга күчерү чоры да аның эшләү дәверенә туры килгән. Әлбәттә инде, архивны тулысынча саклау аңа йөкләнгән. Ул вакытта төрле мәшәкатьләр һәм авырлыклар күп очраса да, ул үз дигәнендә торган. Моны Тамара Александровнаның шәһәр җитәкчеләренә язган хатларында да күрергә була. Хатта ул архив документларының бер өлеше “иске” шәһәрдәге сарайларның берсендә ята, аларны ничек тә булса алып кайту җаен табарга кирәк, дип борчылуын белдергән. Документларны яңа урынга урнаштыруның да кыенлыклары булган. Тамара Александровна эшләрне бер генә документка да зыян килмәслек итеп оештыра.
1983 елда архив белән Альбина Ивановна Лаврентьева җитәкчелек итә башлый. Эш сәгате тәмамлангач та өенә кайтырга ашыкмый ул, документларны яңадан барлап чыга, фондларны тәртипкә китерә. Илебез тарихына кереп калган туксанынчы елларда да кыйммәтле материалларны саклап калу өчен күп тырышлыгын куйган ул. Әле дә булса архив өчен җаны-тәне белән кайгырта, кайчандыр үзе эшләгән учреждениегә килә, ярдәм итәргә тырыша.
1996 елдан 2017 елга кадәр биредә Рузания Харис кызы Низамова эшләде. Колхоз-совхозларны, шәһәрдәге күп кенә оешмаларны бетергәндә, шәхси составтагы документларны аңа кабул итеп алырга туры килгән. Яңа фондлар булдыру өчен күп эшләр башкара ул. Соңрак, әлеге үзгәрешләр китереп чыгарган аңлашылмаучылыклардан соң, социаль-хокукый характердагы белешмәләр сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны бермә-бер арта. Әйе, архив эше мәшәкатьле, җаваплылы, шуның өстенә белем һәм зур төгәллек тә таләп итә әле.
Бүген, мәсәлән, архив бүлегенә эш стажы һәм хезмәт хакы белән бәйле мөрәҗәгатьләр күп алына. Архив ел саен 800дән 1000гә кадәр белешмә бирә.
Архив хезмәткәрләре башкарган тагын бер мөһим һәм кирәкле эш турында әйтәсе килә. “Россия Федерациясендә архив эше турында”гы закон нигезендә, биредә аеруча зур кыйммәткә ия булган документларны ачыклаганнар. Мондый документларга югарыда әйтеп үтелгән Крупскаяның хаты, Кузнечиха, Юхмачы, Әлки районнарындагы колхозларга җирдән озак вакытка файдалануны рөхсәт итә торган дәүләт актлары, кызыл партизаннар һәм кызылгвардиячеләрнең (1931–1932 еллардагы гариза-белешмәләр) документлары керә. Бу әле архивта – халык хәтере саклана торган төп урындагы зур байлыкның бер өлеше генә. Еллар дәвамында бөртекләп җыелган документларның кадере торган саен арта гына бара.
Нинди генә чорлар кичерсәк тә, архив мәгълүматлары һәрвакыт кирәк булачак. Ул – безнең тарихыбыз.