Спас районы халкы пенсия яшен күтәрүгә карата нинди фикердә тора икән?
Надежда СОВЕТНИКОВА,
район Мәдәният йортының автоклуб җитәкчесе:
– Яшь булгангадыр инде, бу мәсьәлә шәхсән мине артык борчымый. Мин әле пенсиягә чыгарга җыенмыйм, ә менә лаеклы ялга китәргә аз гына вакыты калган әти өчен чыннан да борчылам. Ул урманчы, эше җиңел димәс идем, сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Минемчә, авыр эштә эшләүчеләр өчен пенсия яшен арттырмаска тиешләр. Бу фикер белән күпләр килешер, дип уйлыйм.
Татьяна БУРУМОВА,
район ветераннар оешмасы рәисе:
– Исән-сау, эшләргә теләге булган бөтен кешенең дә яраткан коллективыннан алай тиз генә аерылып китәсе килми. Күп кешегә яраткан эш зур канәгатьләнү хисе китерә. Хәрәкәттә – бәрәкәт тә, диләр бит әле. Әмма күп нәрсә эшнең нинди булуына да бәйле. Әйтик, бик авыр, күп көч таләп итә торган тармакларда эшләүчеләр бар. Әлбәттә инде, мондыйлар тизрәк пенсиягә чыгар көннәрнең җитүен түземсезлек белән көтә.
Алексей МӘСХҮТОВ,
кадетлар интернат-мәктәбенең 11 класс укучысы:
– Үзеңнең булачак пенсияң турында яшьтән кайгыртырга кирәк, диләр. Шуңа күрә бу мәсьәлә бүген барысын да борчый.
Пенсия яшен күтәрүнең кирәклеге юк, безнең илдә болай да гомер озынлыгы кыска, кешеләр төрле авырулардан интегә. Күпләрнең “Пенсиягә чыкканчыга кадәр яшәргә кирәк әле...” дигән сүзләренә гаҗәпләнерлек тә түгел. Бездә эшсезлек проблемасы да кискен. Пенсия яшен арттырсалар, эшсезләр тагын да артырга гына мөмкин.
Мәдинә КУЗЬМИНА,Антоновка урта мәктәбе директоры урынбасары:
–Эшләгән еллар буенча ике ел элек пенсиягә чыктым. Яшереп торасы түгел, әле минем эшләрлек мөмкинлегем дә, көчем дә бар. Әмма ни генә дисәләр дә, укытучы алтмыш өч яше тулганчыга кадәр мәктәптә эшли алмый.
Пенсия яшен күтәрү гомере буе эшләгән кешегә иркенләп ял итү мөмкинлеге бирми. Бүген пенсионерларның күбесе эшләвен дәвам итә. Ни өчен дигәндә, бездә тормыш дәрәҗәсе түбән, шуңа күрә эшләми мөмкин дә түгел.
Екатерина ЛОКТЕВА,хуҗабикә
(Полянка авылы):
– Мин пенсия яшен күтәрүгә каршы. Озак еллар хуҗалык ашханәсендә эшләдем, совхоз таркалгач, эшсез калдым. Шуннан соң үз хуҗалыгыбызда күп итеп маллар асрый башладык. Хәзер ялгызым гына яшим (ирем авырып үлде), үз көчем белән эшләп тапкан акчага балалар үстердем.
Авыл кешесенә элек тә җиңел булмады, хәзер дә шулай. Итле, сөтле булу өчен иртәнге сәгать дүрттә торам, көн буе аяк өстендә. Иркенләп ял итәргә вакыт юк. Пенсия яшен күтәрү турындагы яңалык авыл кешесен бер дә шатландырмый.
Александр А,машина йөртүче:
– Пенсиягә чыгар көннәр якынлашуын санап яшим. Ни кызганыч, күпме генә өметләнсәм дә, тиешле закон кабул ителә калса, мин алтмыш яшь тулгач пенсиягә чыга алмам кебек.
Әлбәттә, моңа бик борчылам, чөнки шофер булып эшләү җиңел түгел, тагын күпме көтәргә туры киләчәк. Еллар үткән саен исәнлек тә өстәлә бармый, кайвакыт иркенләп ял итәсе, гаилә белән каядыр барасы, су буенда балык тотып утырасы килә...
Рузалия СИЛЮТИНА,китапханәче
(Никольск авылы):
– Бу проблемага артык игътибар итмәскә тырышам. Миңа пенсиягә кадәр ерак әле, исәнлек булса, сайлаган һөнәрем буенча әле тагын күп еллар эшли алыр идем. Әмма бөтен кешенең дә мондый мөмкинлеге юк. Мәсәлән, авылларда кешеләр эшсезлектән аптырый, эшкә яраклы кешеләр арасында үлем очраклары күп күзәтелә. Механизаторлар, терлекчеләрнең хезмәте бер дә җиңел түгел. Шулай булгач, хезмәт стажын арттыру кирәкме икән?
Алевтина ШИНКАРЕНКО, район дәүләт ветеринария берләшмәсе табиб-терапевты:
– Минемчә, пенсиягә чыгу яшен күтәрүдән курыкмаска кирәк. Ходай исәнлектән генә аермасын. Үзем, мәсәлән, пенсиягә чыксам да эшлим әле, хезмәт стажым зур. Кайберәүләр лаеклы ялга чыккач та яраткан эшләреннән аерыла алмыйлар, әле әйбәт нәтиҗәләргә дә ирешәләр, яшьләргә үрнәк булып торалар. Нишләтәсең, заманалар үзгәрү белән тормыш, яшәү шартлары һәм кешеләр дә үзгәрә һәм инде бу төрле үзгәрешләргә китерә.