Чын күңелдән юбилей белән котладылар

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Күптән түгел Антоновкада яшәүче Надежда Васильевна Смольникова – 103 яшен, ә Бураковода яшәүче Таисия Александровна Афонина 90 яшен тутырды.
Тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарын гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау, авыл җирлеге, җәмәгатьчелек вәкилләре җылы котладылар. Юбилярларга район башлыгы исеменнән котлау открыткалары, күчтәнәчләр, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар. Моннан тыш, Таисия Александровна исеменә Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасы да килде. Ветераннарга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International