26 нчы май - Бөтендөнья наркомания һəм наркобизнеска каршы көрəш көне. Əлеге көнгə багышлап Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар белəн əңгəмə үткəрелде. Сораулар: җиңел һəм авыр наркотиклар; аларны куллану куркынычы һəм авырудан котылу мөмкинлеге. Наркоманлык - кешелəрдə көчле омтылыш барлыкка китерə торган, дару яисə башка төрле матдə һəм препаратлар куллануга тартылу. Наркотикларга бəйлелек физик һəм психик дəрəҗəдə барлыкка килə. Наркобəйлелек бик күптəннəн дөнья күлəмендəге проблема булып тора. Интернатта яшəүчелəргə медицина хезмəткəре наркотикларның зыяны турында бик тəфсиллəп аңлатты.