Изге максатлар өчен

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерү өчен каралган грантларын алу өчен бу елның беренче конкурсында җиңүчеләр исемлегенә безнең районнан да ике оешма керде.
Грантка “Боевое братство” хәрби бәрелеш ветераннарының җәмәгать оешмасы “Спортивная молодежь – сильная Россия” спорт-патриотик җыеннарын оештыру проекты өчен (грантның күләме 1 миллион сум) лаек булды.  Шулай ук 2 миллион сум күләмендәге грант “Доброделание” социаль проектлаштыру үзәгенә “Молодёжный фестиваль военно-исторической реконструкции “Великая Победа. Май 45-го” проекты өчен тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International