Спас тармак технологияләре техникумы укытучысы Юлия Маркарян Бөтенроссия фәнни–гамәли конференциядә катнашып призер исемен алды.
Конференциядә катнашучылар “Профессиональ белем бирү системасында уңышлар һәм ачышлар: методика һәм оештыру аспектлары” дигән темага фикер алыштылар.
Юлия Алексеевнаның проекты республиканың башка районнары арасында иң яхшы дип табылды һәм өченче урынны алды.