“Каравон”да катнаштылар

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Район Мәдәният йорты коллективлары – “Спас станицасы” халык җыр һәм бию ансамбле һәм “Көмеш дага” вокаль дуэт ХХVIнче Бөтенроссия “Каравон” рус фольклоры фестивалендә катнаштылар.
Фестиваль ел саен республиканың Лаеш районындагы Никольское авылында уздырыла. Шунысын әйтергә кирәк, быел әлеге бәйрәмгә нигез салган “Каравон” ансамбле үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Бәйрәмгә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 150дән артык ансамбль һәм 300ләп кул эше осталары җыелды. Бәйрәмгә кунак итеп Надежда Бабкина һәм аның “Рус җыры” театры чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International