Басуларда мәшәкатьләр җитәрлек

2018 елның 1 июне, җомга

Район хуҗалыкларында бөртекле культуралар чәчүне тулысынча тәмамласалар да, механизаторларның мәшәкатьләре кимеп тормый.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, сабан культуралары яфрак аша һәм тамырдан 9,5 мең гектарда тукландырылган. 8 мең гектардан артык мәйдандагы көзге культуралар корткычлар һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән. Хуҗалыкларда уҗымнарны тырмалыйлар.
Һава шартлары әйбәт торган очракта, киләсе атнада хуҗалыкларда печән әзерләүгә керешәчәкләр. Шуңа күрә калган берничә көн эчендә печән әзерләү техникасын тиешле тәртипкә китерергә кирәк.
Складларны ашлык кабул итү өчен әзерләү турында да онытырга ярамый. Ашлык салыначак келәт һәм башка урыннарны башта төзәтергә, акшарларга һәм шуннан соң дезинфекцияләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International