Юбилярларны котладылар

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Зинаида Сысуева белән күп бала анасы Евдокия Терентьеваны туксан яшьлек юбилейлары белән котладылар.
Район башлыгы Сергей Тюнев, район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлеге җитәкчесе Алексей Судариков, ветераннар оешмасы рәисе Рәфыйк Җәләетдинов, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары юбилярларны җылы котладылар.
Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Әлбәттә инде, озак еллар буе намуслы эшләгәннәре, тормышта башкаларга үрнәк булып торганнары өчен тыл хезмәтчәннәре Зинаида Николаевна белән Евдокия Григорьевнага нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин тормыш теләделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International