“Без бергә” – барысын да булдыра!

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Мәктәп укучылары “Без бергә” халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең республика этабы йомгаклары буенча әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр.

Әйтик, “Халык ансамбле” номинациясендә “Хуторок” хоры (Болгардагы 1нче мәктәп) гран-при дипломына лаек булды. Полянкадан Холмирзоевлар гаиләсе дә җиңүче дип табылды. Алар Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узган гала-концертта катнаштылар.

“Булгарочка” моды театры (Балалар иҗат йорты), чуашларның “Сеспель” фольклор ансамбле (санаторий мәктәп-интернат базасындагы Балалар иҗат йорты) беренче дәрәҗә лауреат булдылар. Алар, шулай ук “Хуторок” бүләкләү тантанасында катнашты. “Россия сувенирлары” күргәзмәсе (“Регата” балалар техник иҗат станциясе, Иске Рәҗәп, Кузнечиха мәктәпләре) беренче дәрәҗәле диплом белән билгеләп үтелде.

Фестивальнең апрель аенда Алексеевск эшчеләр бистәсендә узган зона этабында Болгардагы 2нче урта мәктәпнең “Журавушка” бию коллективы, Иван Самохвалов (кадетлар мәктәп-интернаты) “Хореография” номинациясендә беренче дәрәҗәле дипломант булдылар. “Сәнгатьле уку” номинациясендә Арина Филистович (Балалар иҗат йорты) һәм Даниил Гущин (Никольск мәктәбе) шулай ук диплом алдылар. Ксения Хөснетдинова  (Балалар иҗат йорты) белән Николай Сафонов (Болгардагы 1нче мәктәп) “Традицияләргә тугрылык” номинациясендә беренче һәм өченче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International