Шәһәр урта мәктәпләренең унынчы класс укучылары Аида Сафина, Глеб Игнатьев һәм Динә Әхмәтвәлиева республиканың “Умники и умницы” интеллектуаль уены финалында чыгыш ясыйлар.
Әлегә кадәр алар республика мәктәпләреннән килгән 120 укучы арасында иң яхшы утыз катнашучы исемлегенә кергәннәр иде. Бүген Аида белән Глеб тугыз финалист арасында җиңү өчен ярышалар. Динә исә башка финалистлар белән бергә трибунада утырып, шулай ук сорауларга җавап бирә ала.
Укучыларның бу уңышында тарих, җәмгыять белеме, рус һәм татар әдәбияты укытучыларының да өлеше бар.