Җырлады, гармунда уйнады...

2018 елның 18 мае, җомга

Шәһәрдәге картлар һәм инвалидлар йортында волонтер һәм хәйрияче, күпләрнең хөрмәтен казанырга өлгергән Рәшит Зәйнетдин улы Зыятдинов булып китте.

Олы яшьтәгеләр Рәшит Зәйнетдин улын һәрчак көтеп алалар. Бу юлы да аның урыны, кем әйтмешли, түрдә булды. Тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче бу кеше үзенең оптимизмы белән күпләрне сокландырырлык. Ул өлкәннәргә үзе язган кайбер җырларны гармунда уйнап җырлап күрсәтте, үз башыннан кичергән гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде. Әңгәмә барышында аңа сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Ул аларның берсен дә игътибарсыз калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International