Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өйрәтү семинары булып үтте. 
Биредә катнашучылар татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүдә педагогларның квалификациясен күтәрүдә, коммуникатив  белем технологияләрен  камилләштерүдә  мастер-классларның әһәмияте турында фикер алыштылар.
 
Милли мәгариф буенча методист Рамил Әхтәмов үз чыгышында районда милли мәгарифнең сыйфаты турында әйтеп китте, ә район методик берләшмә җитәкчесе Галия Гарәпова укыту эшчәнлегендә укучыларда эчке мотивация формалаштыру буенча тренинг үткәрде.
 
Семинарда  шулай ук Бураково һәм шәһәр урта мәктәпләре укытучылары Румия Заһирова, Гөлшат Гыйматдинова, Эльмира Сабирова мастер-класслар күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International