Балыкларны саклап

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Язын боз астындагы балыкларга кислород җитми башлый. Шунлыктан балыкларны коткару буенча Өчкүлдә мелиорация чаралары үткәрелде.

Менә инде ничә ел рәттән  “Спас” заказнигы хезмәткәрләре “Главрыбвод” ның Урта Идел филиалы ихтиологы Рөстәм Сафиуллин белән берлектә балыкларга ярдәм итү максаты белән төрле эшләр башкаралар. Табигать һәйкәлләре саналган Чиста, Атаман һәм Безымянное күлләрендә махсус җайланмалар белән 80 бәке  киселде.  Балыкларга кислород кереп торырлык бу бәкеләрне туңмасын өчен салам  белән капладылар. Бу безнең күлләрдәге тереклекне саклап калырга ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International