Сәгать 10 га сайлауда иң актив һәм иң сүлпән катнашучы муниципаль берәмлекләр билгеле

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Иң югары күрсәткеч - Апас районында, иң түбәне Казанның Совет районы буенча булды.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлаучылар 15,98 процент тәшкил итә. Бу хакта “Выборы” дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларыннан билгеле булды.

Тавыш бирүдә иң актив районнардан Апас (53,16 процент), Кайбыч (52,67 процент), Теләче (46,02 процент) районнарын әйтеп үтәргә кирәк. Явка буенча иң түбән күрсәткечләр түбәндәге муниципаль берәмлекләрдә: Яшел Үзәндә (6,52 процент), Казанның Киров районында (6,46 процент), Казанның Совет районында 6,04 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International