Ачык тыңлаулар үткәреләчәк

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Районның 2017 елгы бюджетының үтәлеше турындагы отчетны раслау буенча проект карары 20 мартта уздырылачак ачык тыңлауларда каралырга тиеш.
Тыңлауларда катнашырга район халкы, җирле үзидарә, җәмәгатьчелек, матбугат чаралары вәкилләре, җәмәгать палатасы әгъзалары чакырыла.
 
Тыңлау нәтиҗәләре буенча тиешле тәкъдимнәр әзерләнәчәк һәм алар профильле комиссия утырышы каравына тапшырылачак.
 
Тыңлаулар район башкарма комитетының утырышлар залында иртәнге сәгать 10да башлана.
 
Документ проекты белән Интернет челтәрендә районның http://spasskiy.tatarstan.ru/ сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International