“Балкыш” талантлар җыя

2018 елның 2 марты, җомга

Спас районы үзешчәннәре ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” V республика фестиваленең зона этабында чыгыш ясадылар.
“Болгар чишмәсе” ветераннар хоры, “Любо” казаклар ансамбле, “Болгар таңнары”, “Задорные” “Лебедушка” (Куралово мәдәният йорты), “Сударыни” (Никольск), Антоновкадан бию коллективы, Евгений Кременсков һәм Владимир Кирюшин Алексеевск тамашачыларына бар булган осталыкларын күрсәтергә тырыштылар.
 
Безнең үзешчән артистларның чыгышлары тамашачылар күңеленә дә хуш килде. Сәхнәдә өлкән яшьтәге кешеләр чыгыш ясавы турында барысы да онытып җибәргән кебек булды, чөнки үзләренең осталыклары, тәҗрибәләре белән алар яшьләрдән дә уздырып җибәрделәр. 
 
Барлык коллективларга фестивальдә катнашучылар дипломнары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International