Атна башында коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм чираттагы бурычлар билгеләнде.
Утырыш эшендә, комиссиянең даими әгъзаларыннан тыш, авыл җирлеге башлыклары, учреждение һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Евгений Купоросов үткән елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Бу чорда, мәсәлән, биш утырыш уздырылган, аларда кайбер актуаль мәсьәләләр тикшерелгән. Аннары республика прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы көрәш законындагы ачыкланган кимчелекләр турында доклад тыңланды.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Утырыш эшенә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе рәисе, район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.