Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган.

2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән 44 миллион сум – федераль бюджеттан бирелгән.

 

2017 елда республикада 131 спорт объекты: 100 спорт мәйданчыгы; ясалма өслекле, чишенү урыннары һәм трибуналары булган 20 хоккей тартмасы төзелде.

 

Узган ел Татарстанда беренче тапкыр блок-модульле чаңгы базалары сафка бастырыла башлады. Бер елда 11 чаңгы базасы – 11 муниципаль районда берәр объект ачылды.

Спорт объектларын төзү программасы 2018 елда да дәвам итәчәк. Спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары һәм блок-модульле чаңгы базалары – барлыгы 113 яңа объектны кулланышка тапшыру көтелә. Бу максатларга республика бюджетыннан 427 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International