Татар теле сүзлекләренең лексикографик фонды тәкъдим ителәчәк

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Г.Ибраһимов исемендәге институт әзерләнгән сүзлекләрнең электрон варианты да булачак.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты интернет киңлекләрен яулый – уку йорты әзерләгән сүзлекләрнең электрон варианты да булачак. Тиздән Татар теле сүзлекләренең лексикографик фонды һәм Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта институт җитәкчелеге “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында хәбәр итте.

“Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты күп профиле, төрле юнәлештә эшчәнлек алып бара, – ди институт директоры Ким Миңнуллин. – Филология, әдәбият, сәнгать – күп тармакларны колачлыйбыз. 2017 елга йомгак ясаганда, тормышка ашырган зур проектларыбызны санап уза алабыз. Республикада эзлекле, планлы рәвештә матди яктан ныгытылган дәүләт программаларын тормышка ашырдык. Институтның ун фәнни бүлеге бар. Биредә тел, әдәбият, текстология, сәнгать һәм башка өлкәләрдә эшчәнлек алып барыла”.

Ким Миңнуллин Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда башкарылган зур 9 проектны санап узды:

1. Габдулла Тукайның персональ Энциклопедиясе әзерләнде һәм басылып чыкты.
2. Г.Ибраһимовның 15 томлык академик басмасы. 1-5 нче томнары Татарстан китап нәшриятына тапшырылган.
3. Татар теленең академик грамматикасы 3 томда. 3 нче томы басылып чыккан.
4. Татар теленең академик лексикологиясе 3 томда. 3 нче томы басылып чыккан.
5. Татар әдәби теле тарихы 4 томда. 2 нче томы басылып чыкты.
6. Татар әдәбияты тарихы 8 томда. 5 нче томы басылып чыккан.
7. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге 6 томда. 3 нче томы дөнья күрде. 
8. 25 томлык “Татар халык иҗаты” җыентыгы (татар телендә). 1-5 томы басмага әзерләнде. 
9. 15 томлык “Татар халык иҗаты” җыентыгы (рус телендә). 6-7 нче томнары басылып чыккан.

Болардан тыш фәнни, коллектив монографияләр, җыентыклар дөнья күргән. Институт җитәкчесе хәбәр иткәчә, институт тарафыннан 2017 елда барлыгы 70 басма нәшер ителгән, 10 якын төрле эчтәлектәге конференцияләр оештырылган.

Институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов институтның электрон проектларын барлап узды. “Алда саналган басмаларның электрон варианты институтның сайтына куелды, – ди Олег Хисамов. – Һәр теләгән кеше алар белән таныша ала. Быел, тиздән ике зур электрон проект тәкъдим итәчәкбез. Алар – Татар теле сүзлекләренең лексикографик фонды һәм Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы. Рус-татар сүзлеге, Орфографик сүзлек, Яңа сүзләр сүзлеге, Орфоэпик сүзлек һәм башка сүзлекләрнең яңа басмалары әзерләнә. Әлеге хезмәтләр белән дә Институт сайтында электрон форматта танышырга мөмкин булачак. Институт проектларының бер өлеше “2014-2020 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы уңаеннан гамәлгә ашырыла”.

Институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров үз фондларында сакланучы язма мирас турында сөйләде.Анда сакланучы архив документларының фәнни кулланышка керүләре турында хәбәр итте.

Белешмә өчен: 2017 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 10 фәнни бүлегендә 80нән артык фәнни хезмәткәр эшләгән. Төп фәнни хезмәткәр арасында ТР Фәннәр академиясенең 1 академигы, 1 әгъза-корреспонденты, 18 фәннәр докторы, 53 фәннәр кандидаты бар. Штаттагы хезмәткәрләр арасында 10 кеше – профессор һәм 8 кеше доцент исеменә лаек.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында бүген Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2017 елда башкарылган проектлары, дәүләт программалары турында сөйләштеләр. Анда ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, директорның фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов, институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров журналистларның күп санлы сорауларына җавап бирде.


http://tatar-inform.tatar

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International