Уеннар күңелле булды

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Иж-Борискино авылы мәдәният йортында “Карлы карусель” дигән әйлән-бәйлән уены үткәрделәр.
Авыл халкын мәдәният йорты янына җыйган бәйрәм иске Яңа елны озатуга багышланды. Өлкәннәр һәм балалар әйлән-бәйләндә, кышкы уеннарда катнаштылар, шигырьләр укыдылар. Бәйрәм ахырында килгән кунакларга татлы күчтәнәчләр өләштеләр. Теләге булган кеше кайнар чәй эчеп җылына алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International