Социаль ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләрдә яшәүче балаларга “Кыш бабайга хат” акциясе кысаларында күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
“Кыш бабай могҗизасы” дигән бәйрәм тамашасын алар өчен “Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм Изге Авраамий чиркәве әзерләделәр. Бәйрәмне әзерләп үткәрүдә “Доброделание” коммерцияле булмаган оешмасы һәм Түбән Камадан килгән аниматорлар зур ярдәм күрсәтте.