Ут-күздән сак булыгыз

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Болгар урамында чыккан янгында йорт хуҗасы зыян күрә.
Янгын тишек мунча торбасыннан чыккан чаткыларның йортның чормасына эләгүе аркасында килеп чыга. Башта чормада сакланган әйберләр пыскып яна башлый, төтен әкренләп өйгә дә тарала. Утның каян чыгуын эзләп, хуҗа төтен тулган бүлмәдә егерме минутлап вакытын уздыра, нәтиҗәдә аңа ис тия. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп, аны урамга алып чыгалар һәм бик тиз килеп җиткән медиклар кулына тапшыралар.
 
Янгын чыгу урыны вакытында ачыкланмау сәбәпле йортка шактый зыян килгән. Корылманың һәм түбәнең агач конструкцияләре янып беткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International