Шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең 7”Б” классы укучылары “Һөнәри юнәлеш” номинациясендә призер дипломына лаек булдылар.
Укучылар үзләренең әти-әниләре белән бергә Казан шәһәренең 180нче күп профильле полилингваль гимназия базасында уздырылган ата-аналар комитетларының “Дус класс серләре” республика конкурсының финалында катнаштылар.
Укучыларга диплом белән бергә аквапаркка һәм “Аҗаган”га чакыру билетлары да тапшырдылар.
Укучыларның ирешкән уңышында класс җитәкчесе Анна Калинкинаның да тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.