Болгарда яшәүче хезмәт ветераны Соня Шахназарянга шушы көннәрдә туксан яшь тулды.
Юбилярны гомер бәйрәме белән башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль хезмәт вәкилләре котлады.
Тыл хезмәтчәненә район башлыгының котлау открыткасын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар. Әлбәттә инде, Соня Хореновна адресына намуслы хезмәте, тормыш кыенлыкларына бирешмичә яшәгәне өчен рәхмәт әйттеләр.
Юбилярга нык сәламәтлек, тыныч тормыш һәм бәхетле картлык, якыннары һәм туганнарының җан җылысын тоеп яшәвен теләделәр.