Татарстан Россия Хөкүмәтеннән 1,5 миллиард сумнан артык акча алырга мөмкин

2017 елның 1 декабре, җомга

Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш темплары югары булган лидер төбәкләр өчлегенә керде.

 Татарстан Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән дотация рәвешендә 1,67 миллиард сум акча алырга мөмкин, дип хәбәр ителә Россия Министрлар Кабинеты сайтында.

Республика социаль-икътисади үсеш темплары югары булган лидер төбәкләр өчлегенә керде. Беренче урында – Саха (Якутия) Республикасы, аңа 2,5 миллиард сум дотация бирергә мөмкиннәр. Өченче урында – Мәскәү өлкәсе (1,6 миллиард сум).

Дотацияләргә Россиянең барлыгы 40 субъекты дәгъва кыла, аларны социаль-икътисади үсеш темплары буенча сайлап алдылар. Төбәкләргә барлыгы 20 миллиард сум күләмендә дотация бүлеп бирү күздә тотыла.

Әлеге мәсьәләне бүген Россия Хөкүмәте утырышында караячаклар.


http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/07/153826/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International