Соңгы 12 елда Россиядә алкоголь куллану ике тапкыр кимегән

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2004 елдан 2016 елга кадәр Россиядә җан башына алкоголь куллану 20,34 литрдан 10,3 литрга кадәр кимегән.

2004тән 2016 елга кадәр Россиядә җан башына алкоголь куллану 20,34дән 10,3 литрга кадәр кимегән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

2009 елда алкоголь куллану аркасында үлгән кешеләр саны 68,7 мең очрактан 2016 елда 58,6 мең очракка калган. Бу хакта Россия Иҗтимагый палатасында узган түгәрәк өстәлдә Сәламәтлек саклау министрлыгының җәмәгать сәламәтлеге һәм коммуникацияләр департаменты директоры урынбасары Валерий Бузин җиткергән.

Аның сүзләренчә, әлеге уңышны тагын да үстерү өчен алкоголь продукциясенә булган сату һәм кулланудагы тыюларны саклау мөһим.

“Шунлыктан без дистанцион юл белән ваклап сатуны күзаллаучы канун проектын хуплый алмыйбыз, – дип билгеләп үткән Бузин. – Андый тәкъдимнәр дәүләт сәясәте тарафыннан расланган алкоголь продукциясен кирәгеннән артык куллануны киметү һәм эчкечелектән профилактикага каршы килә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International